news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе итеп Светлана Захарованы билгеләделәр

Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

Социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе итеп Светлана Захарованы билгеләделәр
Рамиль Гали/архив

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп депутат Светлана Захарованы сайладылар. Карар яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче утырышында кабул ителде.

«Карар бертавыштан кабул ителде, котлыйм сезне. Комитет гади түгел, социаль мәсьәләләр аз түгел, хәзер сезнең тәҗрибәгез җитәрлек, Ходай сәламәтлегегезне бирсен» - диде парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Светлана Захарова Чаллы шәһәрендә туган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын, «Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры» белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган. Аның табиб һәм дәүләт идарәсендә эш тәҗрибәсе бар.

Комитет составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14 депутаты керде. Алар - «12нче шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ генераль директоры Рамил Әхмәтов, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының иҗтимагый берләшмәләр буенча киңәшчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, «Казан Зооботаника бакчасы» идарәсе директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм башка депутатлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot