Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль рекламада иң “саф караш”лыны ачыклыйлар
Бәйгегә Россиянең 53 субъектыннан меңгә якын конкурс эше тәкъдим ителгән
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). 28 ноябрь көнне көндезге 2 дә Казанның “IT-парк” ында яшьләр арасында уздырылган “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инде өченче ел рәттән үткәрә. Быел бәйгегә Россиянең 53 субъектыннан меңгә якын конкурс эше тәкъдим ителгән.
“Саф караш” конкурсы халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге проблемаларга үз карашын белдерү мөмкинлеге тудыру максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз