news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль проектлар өчен бирелгән грантны башка максатларда куллану очраклары теркәлмәгән

“Кайбер проектларга үзгәрешләр кертелгән очраклар гына булды”, – ди Анатолий Фомин.

Социаль проектлар өчен бирелгән грантны башка максатларда куллану очраклары теркәлмәгән
Михаил Захаров

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Министрлар Кабинетының социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә торган грантларны башка максатларда куллану очраклары теркәлмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин әйтте.

  • Коммерцияле булмаган оешмалар арасында социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен республика грантына ия булу конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә.

“Грант акчасын башка максатларда куллану очраклары күзәтелмәде. Бары тик проектка берникадәр үзгәрешләр кертелгән чаклар гына булды. Әйтик, теге яки бу проект авторы, комиссия каршына килеп җиткәч, кайбер чыгымнарны кабат карарга, санарга алына. Ә болай грант акчасын башка максатларда куллану очраклары теркәлмәде”, – диде Анатолий Фомин.

  • Коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты бирү өчен 20 млн сум акча бүленгән.
  • Дәүләт грантын алу өчен конкурста пассив катнашкан районнар билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot