news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль приютларда яшәүче балаларны бәхетлерәк итү көчебездән килә - Татьяна Ларионова

Татарстанда балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютларында "Бергә булдырабыз" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыра башлау планлаштырыла.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Яңа ел алдыннан Татарстанда балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютларында "Бергә булдырабыз" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыра башларга планлаштыралар. Бу хакта бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе утырышында әлеге берләшмә җитәкчесе, Татарстан парламенты Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

"Проект авыр хәлдә калган балалар белән бәйле. Без балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютлар турында кайгыртуны үз өстебезгә алырга телибез, алар республикада - 18. Бу балаларны бәхетлерәк итү безнең көчебездән килә. Иң мөһиме, язмыш аларны имин гаиләле итмәүгә карамастан, алар җәмгыятькә яраклашсын", - дип ачыклык кертте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Т.Ларионова фикеренчә, проект социаль министрлыкларны һәм ведомстволарны, предприятиеләрне, депутатлар корпусларын берләштерәчәк.

Проектның максаты - балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүче балигъ булмаганнарның яшәү шартларны имин, гаиләдәгегә якынайту. Шартлар аларның көнкүреш, хезмәт һәм физик тәрбия, мөстәкыйль тормыш өчен күнекмәләр алуга уңайлы булырга тиеш.

Социаль-көнкүреш адаптация һәм хезмәт реабилитациясе бүлмәләрен җиһазлау, көнкүреш һәм хезмәт тәрбиясе бирү программасын кертү, һөнәр сайлау чаралары комплексын эшләү планлаштырыла.

Шулай ук приютларда тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, башка туганнары, уллыкка-кызлыкка алучылар белән очрашулар бүлмәләре төзекләндереләчәк. Приют территорияләрендә универсаль спорт-уен мәйданчыклары пәйда булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100