news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль пособиеләр алу өчен белешмә җыярга кирәк булмый

Пособиеләр билгеләү өчен җавап бирә торган дәүләт органнары кирәкле белешмәләрне ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек ярдәмендә алачак.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Социаль ярдәм алу өчен Россия халкына белешмәләр җыярга кирәк булмаячак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Интерфакс яза.

«Пособиеләр, шул исәптән 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләүләр, билгеләүгә җавап бирә торган дәүләт органнары кирәкле белешмәләрне ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек ярдәмендә алачак», — диелә хәбәрдә.

Бу турыдагы карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Социаль ярдәм алуны җиңеләйтү бурычын ил президенты Владимир Путин куйган.

Боерыкта түләүләрне билгеләү өчен төбәк хакимиятләре куллана ала торган мәгълүматлар исемлеген киңәйтү каралган. Аерым алганда, Социаль иминият фонды, Россия Пенсия фонды, Росреестр һәм Федераль салым хезмәте мәгълүматлары күздә тотыла.

Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, төбәк башкарма хакимият органнарының тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәзер аларның белешмәләрне өстәмә соратып алудан башка, мөрәҗәгать итүченең социаль ярдәмгә мохтаҗ булу-булмавын дөрес бәяли алырлык мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100