news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль найм килешүләре буенча гражданнарны торак белән тәэмин итүдә үзгәрешләр көтелә

Министр урынбасары, торакка мохтаҗ гражданнарны учетка куйганда, гаиләләрнең күмәк керем күрсәткечләре исәпкә алынуын искәртте.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда социаль найм килешүләре буенча гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә билгеле бер үзгәрешләр кертелә. Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында "ТР Дәүләт торак фонды һәм муниципаль торак фондыннан социаль найм килешүләре буенча торакка гражданнар хокукларын гамәлгә ашыру турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк үзгәрешләрне билгеләп узды. Федераль закон тарафыннан РФ Торак кодексының 56нчы маддәсенең 1нче өлешенә үзгәреш кертелгәнен әйтте. Аның нигезендә, гражданнарга бакча җир биләмәсен бирү аларны торакка мохтаҗлар учетыннан төшерү өчен җирлек булмый. Министр урынбасары шушы үзгәрешләрне кертүне тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, һәр гаилә әгъзасына туры килгән һәм торак алуга ипотека кредиты өчен кирәкле уртача айлык күмәк керем чиген билгеләү формулаларын тәгаенләштерү тәкъдим ителә. Алар буенча һәр муниципаль берәмлек, социаль найм килешүләре буенча торакка мохтаҗ гражданнарны учетка бастыру өчен гаиләнең күмәк айлык кеременең чикләрен билгели. Татарстанда 3 һәм аннан күбрәк кешесе булган гаиләләр өчен бу күрсәткечләр 4065 сумнан алып (Зәй районы) 24 мең 555 сумга кадәр (Яр Чаллы) тибрәлә. Шул ук вакытта җан башына яшәү минимумы 8800 сум күләмендә билгеләнгән, һәм 34 районда чик күрсәткечләре бу күрсәткечтән түбәнрәк булып чыга дигән сүз. Ике муниципаль районда гына - Менделеевски һәм Чаллыда 3 һәм аннан күбрәк кешеле гаиләләр өчен чик күрсәткечләре минималь кулану бюджетыннан артык (14985 сум).

"Элек, бакча җирләрендә участок биргәндә, торакка мохтаҗлар учетыннан төшерә иделәр. Бүгенге көндә андый пункт төшереп калдырыла. Җир бирелгән очракта да, гаилә мохтаҗлар учетында кала", - дип аңлатты Илшат Гыймаев "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Министр урынбасары тагы бер кат гаиләләрнең учетка һәр район-шәһәрдә билгеләнгән күмәк керем күрсәткечләре буенча куелуын искәртте. "Бүген Татарстан территориясендә бердәм күрсәткечләр булырга тиеш дип саныйбыз. Шулай булса, бар җирдә дә гаделлек булачак, бер район да кимсетелмәячәк. Бу законның килеп чыгуы һәркайда икътисади үсешнең бертөрлелеген тәэмин итәчәк. Аз керемле гражданнарның хокукларын яклау кебек булачак бу", - диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100