news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль әһәмияткә ия биналарны ремонтлауга 4 млрд 247 млн сум акча бүленгән

2018 елда 303 бинага ремонт ясау планлаштырылган.

Социаль әһәмияткә ия биналарны ремонтлауга 4 млрд 247 млн сум акча бүленгән
Султан Исхаков

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Социаль әһәмияткә ия биналарны ремонтлауга 4 млрд 247 млн сум акча бүленгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.

4 ел эчендә социаль әһәмияткә ия булган 37 ресурс үзәге бинасы, 40 балалар сәламәтләндерү лагере ремонтланган. 3 ел дәвамында 28 яшүсмерләр клубы, 85 социаль хезмәт күрсәту бинасы, 114 мәдәни объектка, 120 авыл җирлекләре Советы биналарына ремонт ясалган.

“Татарстан республикасында социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау” кысаларында 2018 елга 303 бина ремонтланырга тиеш.  

“Оешмалар ремонт барышында үз эшен туктатмый. Дәваханәләр пациентларны кабул итүдән туктамый. Уку йортларында ремонт эшләрен җәй көне башкарырга тырышабыз”, - ди Илдус Насыйров.

“2016 елда авыл җирлеге биналарын төзекләндерү башланды. Район хакимияте башлыклары Президент, Премьер-министр белән очрашуда биналарның яраксыз булуын әйтте. Программа муниципаль берәмлекләр Советы белән булдырды. 120 бинага ремонт ясалды, 11 бина яңадан төзелде”, - ди ул.

“Йортларда эксплуатацияләү нормаларына туры килмәгән әйберләр күп. Проблеманы шушы программа хәл итә. Программа ел ахырында тәмамланачак, - диде Илдус Насыйров. - 2019 елның февраль-март айларында программаны дәвам итәр өчен, хәзерге вакытта подрядчылар арасында конкурс үткәрелә. Әлегә ремонтка күпме акча бүленәчәге билгеле түгел.

Шулай ук Илдус Насыйров мәдәни мирас объектларын ремонтлау эшләрен башка программа белән алып барылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100