news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсына йомгак ясау тантанасында Президент катнаша

Быел барлыгы 146 проект җиңүче дип табылган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Пирамида" сараенда "ЛУКОЙЛ” гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсына йомгак ясау тантанасы бара. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Чараны элекке елларның җиңүчеләре катнашында музыкаль номер ачып җибәрде. Быел барлыгы 146 проект җиңүче дип табылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкурсның 9нчы мәртәбә үткәрелүен, бәйгенең күркәм традициягә әверелүен билгеләп узды. "Лукойл" эше гөрләп бара", - дип "ЛУКОЙЛ” җәмгыяте президенты Ваһит Алекперовка рәхмәтен җиткерде. "ЛУКОЙЛ" безнең барлык мәсьәләләрдә дә стратегик партнер. Бу бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге - "ЛУКОЙЛ" бүләге", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Бу конкурста катнашу үзеңне күрсәтү мөмкинлеге булып тора. Без бу финанс ярдәмен конкурсантларга бик теләп күрсәтәбез", - ди Ваһит Алекперов.

"Рухилык һәм мәдәният”, "Экология" "Спорт", “Яшьләр инициативалары” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot