news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль-көнкүреш музеенда совет чоры эротикасына багышланган күргәзмә ачыла

Ул Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана

 (Казан, 4 март, “Татар-информ”). Бүген Казанның Социаль-көнкүреш музеенда совет чоры эротикасына багышланган күргәзмә ачыла. Ул 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырыла.

“70 нче еллар калае. Совет чорының эчкерсез эротикасы” дип аталган күргәзмәнең төп экспонатлары калайдан ясалган һәм СССРның ХХ гасырдагы 70-80 нче елларын чагылдыра. Анда төп персонаж булып хатын-кыз тора: хатын-кыз һәм кояш яисә диңгез, хатын-кыз һәм кылыч яисә юлбарыс тиресе, хатын-кыз һәм каен яисә миләш һ.б. Күргәзмәгә килүчеләр узган гасырдагы таныш сюжетларны белә алачак.

Күргәзмә 15мартка кадәр эшләячәк, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot