Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль ипотека программасы буенча торакның 65 проценты кулланышка тапшырылмаган
Социаль ипотека программасы буенча торакның 65 проценты кулланышка тапшырылмаган
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Венера Фәсхетдинова). 2007 елның дүртенче кварталында социаль ипотека программасы кысаларында планда каралган объектларның 65 процентын тапшырырга кирәк, диде бүген торакны кулланышка тапшыру буенча видеокиңәшмәдә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Фәрит Җамалиев.
Фәрит Җамалиев сүзләренә караганда, планда каралган объектларның яртысыннан күбесе кулланышка тапшыралмауның сәбәбе - заказ бирүчеләрнең һәм подрядчыларның җайга салынмаган эш нәтиҗәсе. Бу хәл Аксубай, Әлки, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим, Лаеш районнарында күзәтелә.
2008 елга кадәр ике ай гына калып бара, шул нисбәтле Фәрит Җамалиев подрядчыларны да, заказ бирүчеләрне дә киңәшмәләргә чакырып, аларга килешеп эшләмәүләренең сәбәпләрен әйтүләрен тәкъдим итте.
Социаль ипотека буенча торакның тапшырылмау сәбәпләренең тагын берсе- эшкә вакытында тотынмау, дип билгеләп үтте Фәрит Җамалиев. Объект төзелеп беткән очракта да, документлар рәсмиләштерлмичә озак вакыт үтә, дип ассызыклады ул.
Шулай ук Фәрит Җамалиев киләчәккә Социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өчен Тукай, Теләче, Чирмешән, Питрәч һәм кайбер башка районнарда да җир каралмаганын хәбәр итте.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары сүзләренә караганда, “Аграр сәнәгатьне үстерү” илкүләм проекты кысаларында авылларда яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен 1300 йорт әзер, әмма башкарма комитет җитәкчеләре йорт документларын рәсмиләштерергә ашыкмый, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз