Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль ипотека программасы буенча түли алмаучыларны иҗтимагый комиссия тикшерә
Тәлгать Абдуллин әйтүенчә, сәбәбенә карап, түләтү кичектерелергә мөмкин.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Социаль ипотека программасы буенча фатир алып, айлык акчаны түли алмаучыларның хәленә керәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондында узган матбугат очрашуында фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
“Төрле сәбәпләр аркасында түли алмаган кешеләр белән безнең иҗтимагый комиссия шөгыльләнә. Ул очракта түләүне кичектерү мөмкинлеген карыйбыз, балигъ булмаган балалары булса, балигь булганчы озайтылырга мөмкин. Кыскасы, аңлау, булышлык бар. Әмма иң мөһиме шул: бушка гына тораклы булу кебек мәкерле ният булырга тиеш түгел. Кеше үзенең матди хәлен яхшыртырга тырышса, анысы икенче мәсьәлә”, – диде Тәлгать Абдуллин.
Фонд директоры социаль ипотека яки авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча торак ала алмаучыларга, аз керемлеләргә социаль наймнан файдаланырга киңәш итте. Социаль найм нигезендә, 25 ел коммуналь түләүләрсез фатир өчен түләп яшәп булганын искәртте. Ул аварияле торактан күченүчеләр өчен 2017 елда 5,5 мең фатир бүленеп биргәнен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз