news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль ипотека һәм дәүләт идарәсе ТР һәм Якутия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә нигез

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгында узган очрашуда билгеләп үтелде

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Саха (Якутия) Хөкүмәте делегациясе бу көннәрдә танышу сәфәре белән Татарстанда. Алар белән ТР икътисад министры Марат Сафиуллин очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Кунаклар очрашу барышында республиканың социаль-икътисади үсеше, Татарстанда кризиска каршы күрелә торган чаралар, социаль ипотека, максатчан программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, республикада башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләү системасы хакында тулы мәгълүмат алган. Марат Сафиуллин аңлатуынча, Татарстан икътисады структурасы ягыннан Россиянекенә бик якын. Хәзер уңайлы булмаган конъюнктурага карамастан, ваклап сату, йөк әйләнеше, төзелеш, энергетика өлкәләре уңай динамика күрсәтә. Авиация предприятиеләре тотрыклы эшли. Министр Татарстанда эре нефть эшкәртү заводы төзелүен, авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелүен билгеләп узган.
Татарстанда гамәлдә ашырылучы социаль ипотека программасы Якутия делегациясе вәкиләрендә аеруча зур кызыксыну уяткан. Әлеге төбәккә социаль ипотеканы гамәлгә ашыру механизмнарын өйрәтү, дәүләт идарәсе буенча тәҗрибә уртаклашу ике республика арасында тагын да тыгыз хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерүгә нигез булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot