news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль челтәрләрне аерым журналистика дияргә мөмкин — Рәмис Латыйпов

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездында катнашучы журналистлар Казанда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатларының бер өлеше Татарстан Республикасының иң алдынгы мәгълүмат агентлыгы —“Татар-информ” редакциясенә “Матбугат туры”нда булды. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20ләп журналист агентлык эшчәнлеге һәм журналистлар белән танышты.

“Татарча яңалыклар оператив булырга һәм вакытында чыгып барырга тиеш. Шулай булмаган очракта, кеше яңалыкларны башка мәгълүмат чараларыннан эзләп таба. Хәзер һәр кешенең кулында телефон, теләсә кем журналист булып эшли ала. Мондый шартларда без оператив һәм мобиль булсак кына эшли алабыз”, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов очрашу барышында.

Съездга килгән журналистларны ул “Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе һәм шулай ук татар телле “Интертат” электрон газетасы редакциясенең эшләү принциплары белән таныштырды.

“Кеше мәгълүматны хәзер күбрәк социаль челтәрләрдән кабул итә башлады. Моны аерым бер журналистика дияргә мөмкин. Телевизор да карамый, газета да укымый, хәтта сайтларны да укымаучылар бар. Аларга мәгълүмат мессенджерларда килә. Социаль челтәрләргә вакытында укучыга татар телендә кызыклы мәгълүмат бирмәсәк, ул дөрес булмый”, - дигән фикердә баш мөхәррир.

Аның сүзләренчә, укучыларның кайберләре социаль челтәрдәге мәгълүмат белән генә канәгатьләнмичә, сайтка да кереп укый. Шуның хисабына, аудитория киңәя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100