news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль челтәрләрдә ярдәм соралган кызга кан кирәкми - Республика балалар хастаханәсе

Әлеге хәбәрне тараткан кеше бу гаиләгә мәшәкать кенә тудырган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казан республика клиник балалар хастаханәсендә (ДРКБ ) дәваланучы 13 яшьлек кызга ашыгыч рәвештә 4нче группа кан кирәк, дигән хәбәр зур шау-шу куптарды. Чынлыкта исә бу бала бернигә дә мохтаҗ түгел, ул кирәкле бар дәваны ала, дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә хастаханә  баш табибының беренче урынбасары Лилия Басанова.

Табиб сүзләренчә, хастаханәдә  препаратлар һәм кан компонентлары, аны алыштыручы матдәләр белән проблема юк. «Канның бездә стратегик запаслары бар, донорлар банкы бар, табиблар үзләре дә донор була, мин үзем дә кан биргәлим», — дип аңлаткан Лилия Басанова.

Доктор фикеренчә, социаль челтәрдә кан бирү турында мәгълүмат булганда, кайда бирергә кирәк дигән булсалар, шунда шалтыратып белергә кирәк, кирәкме ул кан, дөрес хәбәрме икәнен ачыклау мөһим. Балалар хастаханәсенең кан тапшыру бүлеге телефоны: 267-89-20.

Әлеге хәбәрне тараткан кеше бу гаиләгә мәшәкать кенә тудырган. Кыз үзенең диагнозын белгән. Ә социаль челтәрдән үзе турындагы хәбәрне укыгач, анда ул үлә кебек язылган, нык стресс кичергән. Кан бирүдән бигрәк, кешеләр баланың хәле белән кызыксынган.

Баланы тынычландыру өчен табибларга да, психологларга да, туганнарына да нык тырышырга туры килгән.

Әбисе сүзләренә караганда, кыз бер төркемгә үзенең үләргә җыенмавын, көрәшәчәген, барысы да әйбәт буласын язган.

Лилия Басанова мондый эшләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булуны әйтеп узган. Әти-әниләре кая да булса мөрәҗәгать итәрләрме, әлегә хәл итмәгәннәр, бөтен көч баланың сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100