news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсендә торак йортта газ шартлаган урыннан видео чыкты

Башлангыч мәгълүматларга караганда, җимерекләр арасыннан җиде кешене, шул исәптән ике яшьлек сабыйны коткарганнар.

Социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсендә торак йортта газ шартлаган урыннан видео чыкты
соцсети

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Ростов өлкәсендә торак йортта көнкүреш газы шартлаган урыннан видео дөнья күрде.

Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә тугыз катлы йортның сигезенче һәм тугызынчы катлары өлешчә җимерелеп төшүе күренә.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot