news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль челтәрләрдә мошенниклар укуны йомгаклау иншасы буенча темалар сата - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте социаль челтәрләрдә йомгаклау иншалары буенча темалар җыелмасын 500 сумга сатып алырга тәкъдим итүче мошенниклар хакында кисәтә, дип хәбәр итә "Новости" РМА ведомство сайтына сылтама белән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар, янәсе, чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) бланкы китерелгән.

"Челтәрдә урнаштырылган бланк - ялган. Андый документ бөтенләй юк", - дип ФИПИ директоры Оксана Решетникова сүзләрен китерә ведомство . 

Ул искәртеп узганча, сынау рәвешендә язылган инша темаларын теләгән бөтен кеше институтның сайтында карый ала. Ведомствода шулай ук алдан ук 3 декабрьгә әзерләнгән иншалар темалары комплекты юк,  дип аныклап узалар. Алар инша яза башларга 15 минут кала ачылачак, шул ук вакытта төбәкнең нинди сәгать поясында булуы да истә тотыла.

Инша Россия укучыларының чыгарылыш имтиханы сыйфатында агымдагы уку елыннан башлап кертелә. 11нче сыйныф укучылары иншаны 3 декабрьдә язачак, ә "незачет" булган очракта, аларга 4 февраль һәм 6 майда аны яңадан язу мөмкинлеге бирелә. Иншаны уңышлы язу укучының БДИ тапшыруга мәҗбүри шарты булып тора. 

Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да санала ала. Уку йорты булган БДИ балларга тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot