news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль челтәрләрдә чит илләргә сәфәр кылу турында фикер алышмаска киңәш ителә

Фатир басу очракларының күбесе Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Росгвардия Яңа ел бәйрәмнәрендә, фатир басуларга юл куймас өчен, социаль челтәрләргә чит илләргә сәфәр вакытында төшкән фотолар куймаска киңәш итә, дип яза «Российская газета».

Социаль челтәрләрдә алда торган ял, чит илгә сәфәр кылу турында мәгълүмат, фотолар урнаштыру, шулай ук өйдә саклана торган антиквариат, зәркән эшләнмәләр яки кыйммәтле сәнгать әсәрләре турында мәгълүмат тарату хупланмый.

«Әлеге мәгълүматтан чит кешеләр файдаланырга мөмкин», - дип ачыклык кертте Мәскәү шәһәре Ведомстводан тыш сак идарәсе вәкиле Сергей Тумин. Ул билгеләп үткәнчә, фатир басу очракларының күбесе Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot