news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль челтәр: Казан активисты завод төзелешенә каршы булганга һөҗүм иттеләр ди

Полицейскийлар моның ялганмы-юкмы икәнлеген ачыклап тикшерү үткәрә.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ») Калдыкларны термик зарарсызландыру заводы (КТЗЗ) төзүгә каршы чыгыш ясаучы Казан активисты Давыдов үзенә һөҗүм итүләрен әйткән. Тик моңа «Татарстан участковые», «Бабай шалтырата» кебек телеграм-каналлар һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар ышанмый.

Ир-ат социаль челтәрләрдә аңа хакимият вәкилләре һөҗүм итүе турында ачыктан-ачык белдерү ясаган, анда йөзенә һәм эчке органнарга зыян китермәс өчен шул рәвешле кыйнауларын да күрсәткән.

Шул ук вакытта, активист сүзләренә караганда, җинаятьчеләр аңа өчәү төнлә һөҗүм иткән, башына ни беләндер сукканнар, аннары аяклары белән типкәләгәннәр һәм таяк белән сукканнар. Ул чак котылып кача алган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә агентлыкка, чыннан да, полициягә парковкада һөҗүм итү һәм кыйнау турында гариза керүен расладылар. Хәзер хокук сакчылары бу хәбәрне тикшерә һәм һөҗүм итү-итмәүне ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot