news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама салым инспекциясе хезмәткәрләре махсус операция зонасына гуманитар йөк озатты

Түбән Кама салым инспекциясе хезмәткәрләре махсус операция зонасына гуманитар йөк озатты

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырды. Йөкне Химиклар урамы, 72Б адресы буенча урнашкан «Игелекле йөрәкләр» волонтерлар төркеменең җыю пунктына китерделәр.

Инспекция коллективы хәрбиләр өчен азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, хуҗалык кирәк-яраклары, шулай ук алгы сызыкта кирәкле төзелеш инструментлары җыйган һәм сатып алган. Гуманитар йөк составына шампунь, канистр, пычкы, көрәк, балта, кадак һәм башка кирәкле әйберләр кергән.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе профсоюз рәисе Алинә Әгъләмова сөйләгәнчә, салым инспекциясе хезмәткәрләре хәрбиләргә даими нигездә ярдәм итә.

«Игелекле йөрәкләр» волонтерлык төркеме җитәкчесе Лариса Орлова сүзләренчә, ярдәм җыюга кушылучылар саны арта бара.

Волонтерлар билгеләп үткәнчә, хәзер хәрбиләр төзелеш инструментларына аеруча мохтаҗ. Йөкне тиздән махсус хәрби операция зонасына озатачаклар.

Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot