news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЮХИДИ хезмәткәрләре инсульт куркынычы янаган Казан кешесенә хастаханәгә барырга булышкан

Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре инсульт куркынычы янаган ир-ат утырган машинаны хастаханәгә кадәр озатып куйган.

ТР Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, 8 ноябрьдә Азин урамында Юл-патруль хезмәте экипажы янына «Лада Веста» автомобиле килеп туктаган. Машина йөртүче салонда 35 яшьлек пассажир утыруын һәм инсульт булу ихтималы аркасында аның хәле начараюын әйткән.

Бу хакта дежур частька хәбәр итеп, хезмәткәрләр автомобильне хастаханәгә кадәр озата барган, машина йөртүче автоинспекторларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot