news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автоинспекторлар бензины беткән машинаны заправкага кадәр этеп барган

Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары бензины беткән автомобильне заправкага кадәр этеп барырга булышкан.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 9 февральдә автоинспекторлар Беломорская урамында патрульлек иткән һәм авария утларын кабызып, юл уртасында торган 10нчы модель «Лада» автомобилен күреп алган. Рульдә 25 яшьлек кыз булган, ул машинаның бензины бетүен әйткән. Якындагы АЗСка кадәр ул берничә метр барып җитә алмаган.

Инспекторлар тагын бер кеше ярдәмендә машинаны заправкага кадәр этеп барган, шуннан соң кыз хәрәкәтен дәвам иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot