news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бизнес-омбудсмены аппараты хезмәткәрләре Минзәлә эшмәкәрләре белән очрашты

Татарстан бизнес-омбудсмены аппараты хезмәткәрләре Минзәлә эшмәкәрләре белән очрашты
Фото: ТР Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте

Бизнеска административ йөкләнешне киметү һәм эшмәкәрлек өчен уңайлы шартлар тудыру буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән уздырыла торган системалы эш кысаларында бүген ТР Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов һәм «Бизнес коррупциягә каршы» иҗтимагый процедуралар үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проектлары җитәкчесе Динә Исхакова Минзәлә муниципаль районына килде. Сәфәрдә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Сәфәрнең төп максаты республика дәрәҗәсендә ярдәм таләп итә торган мәсьәләләрне ачыклау өчен бизнес вәкилләре белән очрашудан гыйбарәт иде. Делегация «Минзәлә Бройлер» авыл хуҗалыгы кооперативында, Хуҗамәт ремонт-механика заводында, шулай ук «Промзона-Минзәлә» сәнәгать паркы резидентларында булды.

Сәнәгать паркы мәйданчыгында районның эшмәкәрләр бергәлеге белән очрашулар узды, анда җирле бизнесны борчый торган конкрет мәсьәләләр күтәрелде. Эшмәкәрләр салым йөкләнеше һәм җитештерүнең үзкыйммәте үсешен, шулай ук маркетплейслар аша үз продукциясен сатучы селлерлар өчен шартларның начараюын билгеләп үтте. Шулай ук газ челтәрләренә тоташуның озын срокларына бәйле мәсьәлә дә (ул бер елдан артыгракка сузылырга мөмкин) күтәрелде.

Эшмәкәрләр киметелгән өстәмә кыйммәткә салым ставкасын куллану өчен лимитны арттыру яки күчеш чорын күздә тотарга тәкъдим итте. Моннан тыш, алар җитештерүчеләргә ташламалы кредит бирү программаларын киңәйтүне һәм яңа эш урыннары булдыручы эш бирүчеләргә өстәмә ярдәм чаралары тәкъдим итүне сорады.

Кайбер сорауларны киләчәктә ведомствоара дәрәҗәдә карау өчен Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиевка рәсми мөрәҗәгатьләр сыйфатында рәсмиләштерергә тәкъдим ителде.

«Бүген Минзәлә эшмәкәрләре белән очрашу барышында эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту буенча берничә тәкъдим китерелде, алар республика дәрәҗәсендә игътибар таләп итә. Барлык сораулар да эшкә алынды. Безнең уртак бурычыбыз - республика районнарында эшмәкәрләргә бизнесны киңәйтү өчен шартлар тудыру», - дип искәртте ТР Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot