news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның бер компаниясе хезмәткәре эшмәкәрдән ришвәт алган өчен тоткарланган

Татарстанда бер компания хезмәткәрен ришвәт алуда гаепләнеп кулга алганнар.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, ир-ат ноябрьдән декабрьгә кадәр эшмәкәрдән бер миллион сум күләмендә ришвәт алган.

Ул бу акчаны хезмәтләр өчен түләгәндә яңа заказларны тизләтелгән рәвештә алуда ярдәм иткән, шулай ук башкарылган эшләрне кабул иткәндә лояль мөнәсәбәт өчен кесәсенә салган.

Суд компания хезмәткәре өчен сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайлады.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot