news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сотников җитәкчелегендә «КАМАЗ» экипажы «Дакар-2021» раллиеның икенче этабында җиңде

Икенче этап финишына «КАМАЗ-мастер» командасының тагын бер вәкиле — Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге йөк машинасы килде.

Сотников җитәкчелегендә «КАМАЗ» экипажы «Дакар-2021» раллиеның икенче этабында җиңде
https://kamazmaster.ru

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиенда рәттән икенче этапта җиңде. 457 километр озынлыктагы этапның махсус участогын Сотников экипажы 4 сәгать эчендә узды.

Икенче урынны Чаллыдан тагын бер команда вәкиле — Айрат Мәрдиев яулады, ул Сотников экипажыннан 3 минут һәм 17 секундка артта калды.

Икенче этап финишында «МАЗ» йөк машинасында белорус автоузышчысы Сергей Вязович өченче булды. Ул җиңүчедән 6 минут һәм 30 секундка калышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100