news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сотников экипажы «Дакар» раллиеның бишенче этабында беренче урын алды

Икенче һәм өченче урыннарны шулай ук «Камаз-мастер» вәкилләре - Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов яулады.

Сотников экипажы  «Дакар»  раллиеның бишенче этабында беренче урын алды
kamazmaster.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» Россия командасы экипажы «Дакар» ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары зачетында җиңү яулады. Марафон Согуд Гарәбстанында уза. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аль-Юла һәм Хаил шәһәрләре арасында салынган махсус участокның озынлыгы 353 км тәшкил итте. Сотников дистанцияне 4 сәгать 12 минут 4 секундта узды. Икенче һәм өченче урыннарны шулай ук «Камаз-мастер» вәкилләре алды — Антон Шибалов команда буенча партнердан 3 минут 6 секундка калышты, ә Андрей Каргинов 3 минут 15 секундка оттырды. Белорус Сергей Вязович «МАЗ» да финишка дүртенче килде (+16.30).

Эдуард Николаев җитәкчелегендәге «Камаз-мастер» экипажы, двигатель белән проблемалар булу сәбәпле, 165нче чакрымдагы махсус участокта тукталды.

Ярышларның матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, экипаж ремонт эшләре вакытында 2-3 сәгатен югалтачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100