Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сөт бәясе төшү сәбәпле, Татарстан хуҗалыклары 1,5 млрд сум акча югалткан
Сөт бәяләре төшү сәбәпле, Татарстан хуҗалыклары 1,5 млрд сум акча югалткан.
Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында сөйләде.
«Быел гыйнвар аенда республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары 10 мең тоннага күбрәк сөт сатып, өстәмә 485 млн сум керем алды. Ләкин шул ук вакытта, сату бәясе төшкәнлектән, 1,5 млрд сум акча югалтканнар», – диде ул. Сөт бәяләре төшү сәбәпле, кайбер инвестиция проектларының гамәлгә ашуы да шик астында, дип белдерде министр урынбасары.
Марсель Мәхмүтов кереме 800 млн сумнан артык булган җитештерүчеләр быел сатылган сөт өчен федераль субсидияне ала алмавын искәртте. Ә алар тарафыннан күп кенә проектлар планлаштырып куелган булган. «Татарстан – Россиядә иң эре сөт җитештерүче. Шуңа күрә сөт базарында бәя ягыннан теләсә нинди тотрыксызлыклар бездә аеруча нык чагылыш таба», – диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, НДС санамыйча хәзерге вакытта хуҗалыклардан сөт уртача 36 сумнан сатып алына. Узган ел белән чагыштырганда, бәя 9 сумга, ягъни 25 процентка түбән. Ел башыннан сөткә бәя 3 сумга, ягъни 8 процентка төшкән.
«Ике ел чимал сөткә бәя югары торганнан соң, хәзер шундый күренеш күзәтелә: берәмле сөт продукциясенә бәяләр арта, халыкның реаль кереме аның кадәр үсми, нәтиҗәдә, җитештерүчеләрнең складларында сөт продукциясе запаслары арткан – 2025 ел гыйнвары белән чагыштырганда, 40 процентка артык», – диде Мәхмүтов.
Министр урынбасары әйтүенчә, бу вазгыятьтән чыгу юлы сөт продукциясен экспортка чыгаруны арттыруда була ала. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларына автоматлаштыру, цифрлы технологияләр кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хисабына үз чыгымнарын оптимизацияләүгә игътибар итү кирәклеген ассызыклады.
«Шулай ук, килеп туарга мөмкин булган куркынычларны иминиятләштерү, бәяләрне айга, кварталга, яртыеллыкка теркәү белән оазак вакытка исәпләнгән CIP-контрактлар төзү мөһим», – диде Марсель Мәхмүтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз