news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң хәлле россиялеләрнең байлыгы ел башыннан 19,8 миллиард долларга кимегән

Иң хәлле россиялеләрнең байлыгы ел башыннан 19,8 миллиард долларга кимегән
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядәге иң бай эшкуарларның гомуми байлыгы ел башыннан 19,771 миллиард долларга кимегән. Моны РИА Новости агентлыгы Bloomberg Billionaires Index (BBI) рейтингы мәгълүматлары нигезендә исәпләп чыгарган. Индекс миллиардерлар хуҗа булган компанияләрнең акцияләре бәясенә нигезләнеп исәпләнә.

Дөньяның иң бай 500кешесен үз эченә алган BBI рейтингына Россиянең 18 гражданы керә. 1 сентябрьгә аларның гомуми байлыгы 263,28 миллиард доллар тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot