news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Составында яңа уенчылар белән «Ак Барс» Екатеринбург хоккейчыларын җиңде

Составында яңа уенчылар белән «Ак Барс» Екатеринбург хоккейчыларын җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасын 3:2 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Әлеге матчта «Ак Барс» командасының яңа уенчылары, һөҗүмче Райли Барбер һәм сакчы Митчел Миллер, да катнашты. Шулай ук бүген беренче тапкыр «Ак Барс» составында яшьләрнең «Ирбис» командасының унсигез яшьлек һөҗүмчесе Данил Шерстнёв бар иде.

Беренче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Вадим Шипачёв исәпне ачты (1:0). Периодның соңгы минутында Станислав Галиев та алканы «Автомобилист» капкасына кертте (2:0). Станислав Галиев 22 матч дәвамында гол кермәгән иде.

Ике период. Алтынчы минутта «Автомобилист» уенчысы Алексей Макеев гол кертте (2:1).

Өченче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов «Ак Барс»ны тагын бер алкага алга чыгарды (3:1). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» капитаны Сергей Широков гол кертте (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Барбер – Семёнов– Радулов, Лучевников – Журавлв;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Яшкин, Миллер – Лямкин;
  • Галиев – Сафонов – Петров, Юдин – Альметкин;
  • Лукоянов – Кателевский – Галимов (Шерстнёв), Войнов.

«Автомобилист»

  • Аликин (Галкин);
  • Широков – Волк – Мэйсек, Трямкин – Эберт;
  • Макеев – Да Коста – Голышев, Воробьёв – Блэкер;
  • Хрипунов – Бывальцев – Обидин, Осипов – Зборовский;
  • Воронков – Романцев – Каштанов, Трофимов – Севостьянов.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Нефтехимик» командасына каршы матч 3 декабрьдә 17:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100