news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Составка эләгү уенчыларның үзеннән тора – Хавьер Грасия

"Рубин" футбол командасы баш тренеры Хавьер Грасия лидер командаларны да җиңәрлек көчебез бар, дип саный.

Составка эләгү уенчыларның үзеннән тора – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин" командасы баш тренеры Хавьер Грасия Самарада "Крылья Советов"ка каршы бүгенге уеннан соң (0:0) каләм әһелләренең сорауларына җавап бирде, уенга карата фикерен җиткерде.

"Уенның беернче таймында авыррак булса да, икенче өлештә күбрәк мөмкинлекләр тудырдык. Кызганыч, гол кертә алмадык. "Крылья Советов" футболчыларының да мөмкинлекләре булды. Ләкин бүген бер команда да үз мөмкинлекләреннән файдалана алмады", – диде Хавьер Грасия.

Баш тренер, уенның беренче таймында имгәнеп, башкача уйный алмаган сакчы Тарас Бурлак турында да мәгълүмат җиткерде. Тренер сүзләренчә, ул берникадәр вакыт уйный алмаячак. Ә алда торган уеннарда – ЦСКА, «Ростов» һәм «Локомотив» кебек көчлерәк командаларны ничек отарга җыенасыз, дигән сорауга Хавьер Грасия аптырап калмады.

"Һәр матчка җитди караш булачак. Килешәм, уңышсыз сериябез дәвам итә. Әмма ул командаларга каршы без беренче әйләнештә уңышлы уйнадык, җиңелмәдек, кайсыларын җиңдек тә әле. Без әлеге командаларны җиңәрлек көчкә ия", – диде испан тренеры.

Ә аерым уенчыларның составка эләгү-эләкмәвенә җавап итеп: "Составка эләгү футболчыларның үзләреннән тора", – дип җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100