news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сосо Павлиашвили Бөгелмәдә Шәһәр көнендә чыгыш ясаячак

Сосо Павлиашвили Бөгелмәдә Шәһәр көнендә чыгыш ясаячак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Җырчы Сосо Павлиашвили 29 августта Бөгелмәдә узачак бәйрәм программасының махсус кунагы булды, дип хәбәр итте Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов Телеграм-каналында.

Бәйрәм чаралары Шәһәр көненә, Татарстан Республикасы көненә һәм Нефтьчеләр көненә багышланган. Быел Бөгелмә патшабикә Екатерина II указы белән аңа өяз шәһәре статусы бирелүгә 245 ел тулуны билгеләп үтә.

Төп чаралар «Энергетик» стадионында узачак. Программада «Бөгелмә – һөнәрчеләр шәһәре» ярминкәсе, гастромаркет, яшьләр һәм спорт мәйданчыклары каралган.

Кичке концерт программасында шулай ук Татарстан артистлары да катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot