news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сослан Джанаев «Рубин»ның соңгы матчта иң яхшы уенчысы булып танылды

Футбол җанатарларының 70 проценты команда капкачысы өчен тавыш биргән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия футбол чемпионатының 16 нчы турында узган «Рубин» – «Зенит» матчының иң яхшы уенчысы булып Сослан Джанаев танылган. Бу хакта клубның матбугат хезмәте җиткерде.

Социаль челтәрдәге рәсми төркемдә уздырылган сораштыруда футбол җанатарларының 70 проценты команда капкачысы өчен тавыш биргән. Икенче урындагы сакчы Мориц Бауэр, мәсәлән, 12 процент тавыш җыйган.

Исегезгә төшерәбез, 5 ноябрьдә «Казан Арена» стадионында узган «Рубин» – «Зенит» матчы 0:0 исәбенә төгәлләнде. Ә «Рубин» капкачысы Сослан Джанаев үз капкасына туры тибелгән 6 тупны тотып кала алды.

16 турдан соң «Рубин» 19 очко белән 10 нчы урында бара. 18 ноябрьдә Казан футболчылары Тулада «Арсенал» командасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100