Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Соры» хезмәт базары бүген җитди икътисади проблема булып тора
2007 елда физик затларның керемнәреннән алынмаган салымнар, ким дигәндә, 1,4 млрд. сум булып, Казан бюджеты кимендә 330 млн. сум акчадан колак каккан
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов «соры» хезмәт базарында күзәтелгән үзгәрешләр хакында бүген Казан мэриясендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә чыгыш ясады.
Докладта китерелгән мәгълүматларга караганда, 2008 ел башында Казанда 1120,2 мең кеше яши дип исәпләнелә. Шуларның 66 проценты - 736,1 меңе хезмәткә сәләтле. Шәһәр икътисадын үстерүдә 556,9 мең кеше катнаша: зур һәм урта кул предприятиеләрдә - 360,7 мең, кече предприятиеләрдә – 105,1 мең, шәхси предприятиеләрдә – 91,1 мең кеше. Хезмәткә сәләтле булган кешеләрнең саны 100 меңгә артуга карамастан, соңгы 20 елда 26 мең чамасы кеше эшләүчеләр исемлегеннән рәсми рәвештә «югалган». «Соры» хезмәт базары икътисадның төп тармакларының һәммәсе буенча да үзенә квалификацияле эшчеләрне йота бара. 1990 нчы еллар башында сәнәгатьтә 260 мең кеше эшләсә, бүген исә бу өлкәдә нибары 90 мең чамасы эшче хезмәт куя, димәк, 3 тапкырга диярлек кимрәк.
«2007 елда алынган республика статистикасы мәгълүматларына караганда, Казандагы «соры» хезмәт базарында 146,9 мең кеше хезмәт итә. Шуларның 86,8 меңе икътисад өлкәсендә, ягъни хезмәт килешүе төземи генә икенче яки өченче урында эшли һәм 60,1 меңе – рәсмиләштерелмәгән мәшгульлек», - дип белдерде докладчы. Азат Шәрәпов сүзләренчә, «соры» хезмәт базарына җәлеп ителгән шәһәр халкының 28 проценты – 41,1 мең кеше – сәүдәдә, 26,9 мең кеше төзелеш һәм торак төзекләндерүдә, 12,5 меңе транспорт һәм элемтә өлкәсендә эшли. Ә инде мәгариф юнәлешендә, нигездә, репетиторлык буенча 11,6 мең кеше хезмәт күрсәтә.
«Соры» хезмәт базары бүген җитди икътисади проблема булып тора, - дип басым ясап әйтте Башкарма комитетның Икътисади үсеш комитеты рәисе. – Хезмәт килешүе төзеп тормый гына эшләп, алар, дәүләт биргән барлык социаль хезмәтләрдән кулланган хәлдә, салым түләүдән качалар. Шул рәвешчә социаль программаларга каралган түләүләр башкарылмый кала». Нәтиҗәдә, 2007 елда физик затларның керемнәреннән алынмаган салымнар, ким дигәндә, 1,4 млрд. сум булып, Казан бюджеты кимендә 330 млн. сум акчадан колак каккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз