news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыру: Татарстанның һәр алтынчы эшчесе хезмәт хакының төп өлешен бер атнада сарыф итә

Татарстанның һәр алтынчы хезмәткәре хәбәр иткәнчә, ул хезмәт хакының төп өлешен бер атна эчендә сарыф итә. Бу хакта бүген hh.ru матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шул ук вакытта Татарстаннан һәр дүртенче хезмәткәр беркайчан да хезмәт хакын шулай тиз сарыф итмәвен белдерде. Һөнәр буенча караганда хезмәт хакын барыннан да тизрәк эшче персонал, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм куркынычсызлык буенча белгечләр сарыф итә», - дип аңлашыла сораштыру нәтиҗәләреннән.

Хезмәт хакын тулысынча бер ай эчендә дә сарыф итмәгәннәрнә барыннан да бигрәк идарәчеләр һәм топ-менеджерлар, ИТ-өлкә хезмәткәрләре, шулай ук төзүчеләр керә.

Төбәк хезмәткәрләре быел чыгымнарның иң зур өлеше торак арендасына һәм ипотекага туры килүен атады. Мондый вариантны эшләүче халыкның 43 проценты сайлады. Икенче урында - азык, өченчедә - коммуналь чыгымнар, ә дүртенчедә - ипотека булмаган кредитлар түләү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100