news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сораштыру: Россиялеләрнең күпчелеге үзләрен бәхетле дип саный

Россиялеләрнең күпчелеге (83 процент) үзләрен бәхетле дип саный, 14 проценты моның киресен раслый. Дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директор Кирилл Родин «Россия бүген» медиатөркеме матбугат үзәгендә узган «Россия җәмгыятенең эмоциональ халәте: безне нәрсә бәхетле итә?» дигән матбугат конференциясендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән тикшеренүгә сылтама белән шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиялеләрнең күпчелеге (83 процент) үзләрен бәхетле дип саный. Сораштырудан күренгәнчә, 14 проценты бәхетсез дип саный, тагын 4 проценты җавап бирергә кыенсынган.

Көньяк федераль округта яшәүчеләр (86 процент) иң бәхетлесе булып чыккан. Үзәк федераль округ халкы (84 процент) – икенче, Төньяк Кавказ федераль округында яшәүчеләр – өченче урында. Урал, Идел буе һәм Себер федераль округларында халыкның 80, Ерак Көнчыгышта – 77, Төньяк-Көнбатыш федераль округында 76 проценты үзен бәхетле дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot