news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыру: Россиядә өч кешенең икесе бакалавриат һәм магистратурадан баш тартуны хуплаган

Сораштыру барышында Россиядә өч кешенең икесе бакалавриат һәм магистратурадан баш тартуны хуплаган, әмма XI сыйныф укучыларының әти-әниләре күбесенчә специалитетка өстенлек биргән. Тикшеренү нәтиҗәләре SuperJob сервисында дөнья күргән.

«Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милоновның югары белем бирүнең ике баскычлы системасыннан (бакалавриат һәм магистратура) баш тарту турындагы идеясен өч кешенең икесен хуплаган. Һәр унынчы кеше генә каршы булган», - диелә хәбәрдә.

45 яшьтән узган респондентлар һәм югары белемгә ия россиялеләр исә традицион системаны (биш ел укуны күздә тоткан специалитет) яклап чыккан. Сораштыру үткәрелгән югары уку йортлары студентларының 44 проценты белем бирүнең ике баскычлы системасыннан баш тарту тәкъдимен хуплаган, 29 проценты каршы булган.

Шунысын да искәртик: югары уку йортларына керергә ниятләгән чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре арасында күпчелеге (93 процент), вузларда биш ел белем алуга өстенлек биреп, бакалавриат һәм магистратурадан баш тарткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100