Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сораштыру: Россиядә һәр егерменче кеше генә коронавирусның яңа дулкыныннан курка
Россиядә сораштырылган 20 кешенең берсе генә коронавирусның яңа дулкыныннан бик курка. Шул ук вакытта, вакцинага каршы булучылар прививка ясаткан кешеләргә караганда күпкә куркусызрак, дип хәбәр итә бүген SuperJob.ru матбугат хезмәте.
«Һәр өченче кеше авыручылар саны артуының чираттагы күтәрелешеннән бераз курка, ә сораштыруда катнашучыларның 62 проценты тиз мутацияләнүче вирустан бөтенләй курыкмый», – диелә хәбәрдә.
Төрле шәһәрләрдән сораштырылган кешеләр коронавируска төрлечә мөнәсәбәттә. Авырудан каты куркулары турында ешрак мәскәүлеләр һәм петербурглылар әйткән, Новосибирск кешеләре сирәгрәк белдергән.
Быелның март ае белән чагыштырганда, шундый ук тикшеренү үткәрелгән чорда, чирдән бик куркучылар саны да, коронавирустан бераз гына шүрләүчеләр саны да артты. Мондый вазгыять 2021 елның апрелендәге хәлгә якын, ул вакытта дөньяда пандемиянең өченче дулкыны үсештә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз