news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыру: Казан халкының 40 проценттан артыгы хезмәт хакын конвертта алуга риза түгел

Казанда сораштырылучыларның 40 проценттан артыгы хезмәт хакын конвертта алырга җыенмавын әйткән. Яңа сораштыру нәтиҗәләрен SuperJob порталы чыгарган.

«Соры» хезмәт хакына бүген шәһәр халкының 39 проценты ризалашыр иде. Мондый шартлардан баш тарту турында 41 проценты белдергән. «Ир-атлар традицион рәвештә «соры» яки «кара» керемгә хатын-кызларга караганда күбрәк ризалаша», - диелгән хәбәрдә.

Үз мәнфәгатьләренә зыян китереп, хезмәт законнарын бозган компанияләрдә эшләргә әзер торучылар 35 яшьтән 44 яшькә кадәрге респондентлар арасында аеруча күп. Әлеге тәкъдимгә кереме 50 мең сумнан ким булган сораштырылучылар башкаларга караганда күбрәк ризалаша.

Тулаем алганда, Россиядә быел июнь аеннан конвертта хезмәт хакы алуга каршы килмәүчеләр саны бер үк булып кала, бу хезмәт базарында чагыштырмача тотрыклылык булуын күрсәтә. Коронавирус пандемиясе башында, 2020 елның апрелендә, сораштырганда россиялеләрнең Хезмәт кодексын бозуга бүгенгегә караганда ешрак ризалашуы күзәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100