Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сораштыру: Гренландиядә яшәүчеләрнең күбесе АКШка кушылуны хуплаган
Гренландиядә яшәүчеләрнең күбесе (57,3 процент) АКШның яңа сайланган Президенты Дональд Трампның утрауны Штатларга кушу тәкъдимен хуплый, дип яза РИА Новости.
Сораштыруда катнашучыларның 37,4 проценты кушылуга каршы булган, ә 5,3 процент кеше җавап бирергә авырсынган.
Тикшеренүне 6-11 гыйнвар көннәрендә уздырганнар. Анда 416 гренландияле катнашкан. Материалларда статистик хилафлык күрсәтелмәгән.
Искәртеп үтик, Трампның инаугурациясе 2025 елның 20 гыйнварында булачак. Баштарак сәясәтче Гренландия АКШның бер өлеше булырга тиеш, чөнки бу милли иминлек һәм «ирекле дөньяны» яклау (шул исәптән Кытайдан һәм Россиядән) өчен стратегик әһәмияткә ия дигән иде.
Алдарак Пентагонның экс-хезмәткәре Дуглас Маккиннон Трамп Кубаны, Багаманы һәм тагын берничә илне сатып алырга мөмкин дип әйткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз