Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сораштыру: Россиялеләрнең 70 проценты Яңа ел чараларын уздыру яклы
Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Украинада барган махсус хәрби операциягә карамастан, Яңа елны бәйрәм итүнең традицион форматларын – балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен, урамнарны һәм сәүдә үзәкләрен бизәүне саклап калуны яклап фикерен белдергән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Аерым алганда, сораштыруда катнашучыларның 70 проценты «хакимият яңа иллюминация һәм бизәү әйберләре сатып алудан баш тартса, шәһәрләрне бәйрәмчә итеп бизәүне яклаган», ә 14 проценты яңа иллюминация алуга тотылган чыгымнарны да хуплаган.
Моннан тыш, сораштырылучыларның 85 проценты кибет, сәүдә үзәкләре һәм ярминкәләрне бәйрәмчә бизәүне яклап фикер белдергән, ә 37 проценты аларның гадирәк булуын тели. Сораштыруда катнашучыларның 89 проценты урамнарда һәм мәйданнарда бәйрәм чыршыларын урнаштыруны хуплый (җавап бирүчеләрнең 34 проценты гадирәк бизәлешне сайларга тәкъдим иткән).
Респондентларның барысы да диярлек – 96 процненты, киләсе елның килүен бәйрәм итүнең балалар бәйрәмнәре һәм Яңа ел чыршылары кебек форматын саклап калырга тели.
Шул ук вакытта, бәйрәм фейерверкларыннан россиялеләрнең 54 проценты баш тартырга әзер (алар фикеренчә, салютлар дәвам итә торган сугыш хәрәкәтләре турында искә төшереп торырга мөмкин). Сораштырылучыларның 44 проценты гына салютларсыз бәйрәм итәргә әзер түгел.
Мәскәү хакимияте шәһәрлеләрнең фикерләрен өйрәнгәннән соң Яңа елга фейерверк һәм зур концертлар уздырудан баш тартуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз