Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сораштыру: Җәйге каникулда Казанда яшәүче балаларның 7 проценты гына чит илгә барган
Казанда яшәүче балалар Россиянең башка шәһәрләрендә сәламәтләндерү һәм мәктәп лагерьларында ешрак ял итә башлаган.
Узган ел белән чагыштырганда, җәйге каникул вакытында Казанда яшәүче балалар Россиянең башка шәһәрләрендә сәламәтләндерү һәм мәктәп лагерьларында ешрак ял итә башлаган. Сораштырылучыларның 7 проценты гына җәйге ялда чит илдә булган. Бу хакта SuperJob.ru порталы хәбәр итә.
Һәр өченче кеше укучының җәйге каникулын өйдә яки шәһәрдә үткәрүе турында сөйләгән. 27 процент респондент дача яки авылда яшәгән. Казанда яшәүчеләрнең 22 проценты гына быел баласын диңгездә ял белән тәэмин итә алган.
Казанда яшәүче 15 процент ата-ана балаларын сәламәтләндерү лагерьларына җибәргән, 12 проценты Россия буйлап сәфәр оештырган. Респондентларның 7 проценты мәктәптәге җәйге лагерьләрне сайлаган. 6 процент ата-ана балаларының туганнарында кунакта булуын, шифаханәләрдә һәм спорт лагерьләрендә ял итүе турында әйткән, дип хәбәр ителә порталда.
Сораштырылучылар әйтүенчә, алар балаларын быел Кара диңгезгә, Россиянең башка шәһәрләренә алып бара алган. 2021 елның җәйге каникуллары белән чагыштырганда, ата-аналар сөйләвенчә, аларның балалары Россиянең башка шәһәрләрендә, сәламәтләндерү һәм мәктәп лагерьләрендә ешрак булган. Чит ил курортларына санаулы кеше генә бара алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз