news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштырудан соң, Россиядә балаларның 70 проценты мәктәпне яратмавы ачыкланган

2017 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, укырга яратмаучы балалар саны 7 процентка арткан.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүче балаларының 72 проценты мәктәпне яратмый. Бу турыда RT агентлыгы "Гомумроссия халык фронты” ("Общероссийский народный фронт") мониторингы нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.

2017 ел мәгълүматлары белән чагыштырганда, укырга яратмаучы балалар саны 7 процентка арткан. Респондентларның 28 проценты гына мәктәпкә үзе теләп йөри.

Укучыларның 48 проценты кызыклы дәресләр җитми дип саный. Ә 31 проценты мәктәптә йөкләнеш күп, дип зарлана. Моннан тыш, укучыларның 61 проценты дәрес әзерләргә вакыт җитмәвен әйтә.

Балалар мәктәптә актуаль белем алырга теләүләрен сөйләгән. Мисал өчен, финанс грамоталылык нигезләре.

Сораштыруда Россиянең 84 төбәгендә яшәүче 13 тән 18 яшькә кадәрге 2,5 мең яшүсмер катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100