news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыруда россиялеләрнең яртысыннан артыгы "Бердәм Россия"гә ышануларын белдергән

"Бердәм Россия" сәяси партиясе рейтингы быел 20-26 февральдә атналык максимумга җиткән (51,1процент).

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" сәяси партиясе рейтингы быел 20-26 февральдә атналык максимумга җиткән (51,1процент). Бу хакта РИА Новости җиткерә.

ЛДПР рейтингы - 12,9 процентны, КПРФ — 10,9 процентны тәшкил итә.

""Бердәм Россия" сәяси партиясе электораль рейтингы" февраль башында 48,7процентка кадәр төшкәннән соң, ай дәвамында үсеш күрсәтте һәм "ВЦИОМ-Спутникның" атналык сораштыру мәгълүматлары буенча, 20-26 февральдә 51,1процентка җитте — быел атналык максимум бу", — диелгән хәбәрдә.

Рейтингта сәясәтчеләргә Россия президенты Владимир Путинның ышаныч күрсәткече соңгы атнада, алдагысына караганда,  52,6 процентка кадәр үсүе билгеләп үтелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, ышаныч лидерлары өчлегенә шулай ук Сергей Шойгу (21,1 процент) һәм Дмитрий Медведев (18,4 процент) кергән.

"ВЦИОМ-Спутник" тарафыннан сораштыру 2017 елда һәр көнне 600 респонденттан 80ләп Россия төбәгендә алып барылган. Сораштыру алымы – стационар һәм мобиль телефон номерлары аша очраклы туры килүчеләрдән интервью рәвешендә башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100