Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сораштыруда катнашучылар «дүрт көнлек»кә күчү өчен яхшырак эшләячәген әйткән
Ләкин аларның күбесе моның чынга ашасына ышанмый.
(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Дүрт көнлек эш атнасына күчү өчен Россия халкы активрак эшләргә әзер. HeadHunter рекрутинг компаниясе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштыруда илледән артык төбәктән 9,3 мең кеше катнашкан. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Халыкның 40 проценты интенсиврак эшләргә әзер, 30 проценты эш көнен озайтырга риза, 18 проценты төшке ашка тәнәфестән баш тарта ала, ә 4 проценты хәтта хезмәт хакын бераз киметүгә дә риза була ала. Хәер, сораштыруда катнашучыларның 29 проценты эш атнасын кыскарту өчен берни дә үзгәртергә теләмәгән.
Тулаем алганда, аларның күбесе «дүрт көнлек»кә күчәргә әзер булган. 69 проценты яңа графикка хәзерге хезмәт хакы сакланганда, ә 19 проценты «теләсә кайсы очракта» да риза. Респондентларның нибары 9 проценты гына каршы булган.
Россиялеләр өстәмә ялга җомга көнне аеруча кулай дип тапкан – катнашучыларның 59 проценты шул хакта әйткән. 26 проценты – дүшәмбе, ә 14 проценты - чәршәмбе көнне ял итәргә тәкъдим иткән. Сораштырылучыларның нибары 1 проценты гына пәнҗешәмбе көн ял итү турында уңай фикер белдергән, ә сишәмбе көнне 0,3 проценты гына искә алган.
«Биш көнлек»не саклап калганда, эш көнен кыскартуны сораштырылучыларның өчтән бере генә, ягъни 30 проценты хуплаган. Калган 70 проценты үзе өчен нәкъ менә «дүрт көнлек» вариант кулай дип тапкан. Кыскартылган эш көне белән биш көн эшләү режимын генераль директорлар һәм компания хуҗалары (сораштыруда катнашкан кешеләрнең гомуми саныннан 42 проценты) күбрәк хуплаган.
Шулай да россиялеләр әлегә дүрт көнлек эш атнасына күчүнең чынга ашасына ышанмый. Респондентларның 60 проценты алдагы өч-биш елда бу булмас дип уйлый. Шулай да 27 проценты күчү мөмкинлеге булуын әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз