news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сораштыру: Россиялеләрнең 70 проценттан артыгы үз эшләреннән канәгать

Үз эшләреннән канәгать булучыларның иң күбе - Үзәк федераль округында, ә иң риза булмаучылар исә Төньяк-Көнбатыш округы һәм илнең көньягында эшли.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең дүрттән өче - 77 проценты үз эшләреннән канәгать, дип белдерә “Российская газета”.

Үз эшләреннән канәгать булучыларның иң күбе Үзәк федераль округ хезмәткәрләре. Ә иң риза булмаучылар исә Төньяк-Көнбатыш округы һәм илнең көньягында эшләүче хезмәткәрләр. "Ромир" уздырган тикшеренүләр шуны раслаган.

Экспертлар фикеренчә, сораштырылучыларның 80 проценты үз эшләреннән канәгать, чөнки аларның эше яхшы түләнә һәм алар үзләре көткәнне ала. Һәр өченче сораштырылучы соңгы берничә ел эчендә социаль челтәрләр аша дусларына, туганнарына мөрәҗәгать итеп, эшләрен алыштыруын җиткергән.

Респондентларның уннан сигезе эш эзләп үз шәһәреннән, төбәгеннән, иленнән китәргә әзер. Аларны бу адымга тартырдай бердәнбер сәбәп – ул түбән хезмәт хакы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100