Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мошенниклар турында банклар һәм МАКС мессенджеры аша хәбәр итеп булачак
Россиядә кулланучылар телефон һәм интернет мошенниклыгы очраклары турында «Дәүләт хезмәтләре» порталында гына түгел, ә МАКС мессенджерында, шулай ук банкларның мобиль кушымталарында да хәбәр итә алачак. Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Сергей Боярский, кибермошенниклыкка каршы көрәш чараларының икенче пакеты икенче укылышына төзәтмәләрне шәрехләп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, беренче укылышта инициатива «Кызыл төймәне» бары тик «Дәүләт хезмәтләре»ндә генә урнаштыруны күздә тоткан. Хәзер исә, аның сүзләренчә, механизмны киңәйтергә һәм МАКС мессенджерына һәм банк кушымталарына да шундый ук функцияләр өстәргә тәкъдим ителә.
Комитет әгъзалары фикеренчә, кулланучылар мошенникларның шикле гамәлләре турында тизрәк һәм уңайлырак ысул белән хәбәр итә алсын өчен инструментны төрле цифрлы сервисларда урнаштыру мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз