news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы вакытта Татарстанда атланмай беренче тапкыр арзанайды

Соңгы вакытта Татарстанда атланмай беренче тапкыр арзанайды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр Татарстанда соңгы вакытта атланмай беренче тапкыр арзанайды. Бу турыда Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Бер атна эчендә атланмай бәясе 0,22 процентка арзанайган, 1 килограммы 950,04 сумнан 948,02 сумга кадәр төшкән. Әмма бер атна элек ул берьюлы 43,02 сумга (4,32 процент) кыйммәтләнде.

Майдан тыш, сөт продуктларыннан бары тик сырлар гына арзанайган — 0,10 процентка, килограммы 710,09 дан 709,25 сумга кадәр төшкән.

Шуның белән бергә майлылыгы 2,5–3,2 процентлы пастеризацияләнгән сөт 1,89 процентка, литры 73,63 сумннан 74,99 сумга кадәр, ә шундый ук, әмма стерильләштерелгән сөт 0,66 процентка, литры 94,34 сумнан 94,74 сумга кадәр кыйммәтләнде. Эремчек 0,94 процентка кыйммәтләнде, аның 1 килограммы 405,70 сумнан 409,43 сумга кадәр җитте. Каймак бәясе 0,82 процентка арткан, килограммы өчен 242,36 сумнан 244,33 сумга кадәр җиткән.

Республикада кыяр 13,50 процентка кыйммәтләнде, килограммы 106,90 сумнан 121,14 сумга, помидор 6,12 процентка, килограммы 144,29 сумнан 152,86 сумга, ә алма 1,10 процентка, килограммы 110,69 сумнан 111,83 сумга кадәр артты.

Борщ җыелмасы яшелчәләре арасында бәрәңге башкалардан күбрәккә кыйммәтләнде, ягъни 4,63 процентка, килограммы 34,24 сумнан 35,82 сумга кадәр җитте. Кәбестә бәясе 3,45 процентка артты, килограммы 30,57 сумнан 31,65 сумга кадәр җитте, ә кишер 3,17 процентка артып, килограммы 29,87 сумнан 30,83 сум булды.

Суган 2,08 процентка кыйммәтләнде,хәзер 1 килограммы 35,65 сумнан 36,42 сумга кадәр җитте, ә чөгендер 1,26 процентка кыйммәтләнде, килограммы өчен 36,19 сумнан 36,65 сум булды.

Татарстанда шулай ук сарык ите, балалар өчен коры сөт катнашмалары һәм балалар өчен яшелчә консервалары, бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк әйберләре 1 проценттан артыкка кыйммәтләнде.

Үз чиратында, төбәктә тавык ите (тавык ботыннан тыш), сосиска һәм сарделька, тары, вермишель 1 проценттан артыкка арзанайган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100