news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 83 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар янә арта башлады. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән, 43 кеше хастаханәгә озатылган.

Бер тәүлектә 83 кеше терелгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 195 мең 938 очрагы теркәлгән, 192 мең 454 кеше савыккан.

Татарстанда коронавирус корбаннарының гомуми саны үзгәрешсез калды – 2010. Соңгы тапкыр үлем-китемне раслаган мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Тулаем алганда, соңгы тәүлектә Россиядә тагын 12 мең 301 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 8 мең 685 кеше терелгән. 1 389 пациент хастаханәгә озатылган. 41 кеше вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100