news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 65 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар акрынлап кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын 65 кеше әлеге инфекцияне йоктырган.

21 пациент хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 194 мең 349 очрагы ачыкланган, 191 мең 769 кеше (шуларның 60ы – узган тәүлектә) терелгән.

Шул ук вакытта, узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 5 мең 447 очрагы ачыкланган, бу – узган елның 31 декабреннән бирле иң югары күрсәткеч. 893 пациент хастаханәгә озатылган, 5 мең 28 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot