news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 182 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Кыска вакытка кимеп алганнан соң, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар тагын арта башлады. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 182 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Хисап чорында 26 пациент хастаханәгә озатылган, 279 кеше терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 200 меңгә якынлашып килә, бу чорда 196 440 кеше савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot