news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 68 очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. Узган тәүлектә 68 очрак теркәлгән, моннан алдагы көнне 71 кеше әлеге инфекцияне эләктергән иде.

52 пациент (моннан алдагы көнне – 40 кеше) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 195 301 очрагы ачыкланган.

Шул ук вакытта, 192 244 кеше (шуларның унтугызы – узган тәүлектә) терелгән. Моннан алдагы көнне 67 пациентның савыгуы хакында хәбәр ителгән иде.

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны үзгәрешсез калды – 2010. Ковидтан вафат булучылар турында соңгы соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Искәртеп узабыз, Росстат әле 2022 елның октябрендә үк коронавирустан вафат булучылар турындагы мәгълүматларны игълан итүдән туктады. Гадәттә, алар Федерация субъектлары белешмәләреннән аерылып тора. Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел коронавирус Татарстанда үлемгә китергән бары тик алтынчы сәбәп булган.

Тулаем алганда, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар бер көн эчендә 8504 кешегә арткан. 6729 пациент савыккан. 1169 кеше хастаханәгә озатылган. 41 кеше вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100